СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Табышмаклар иленә сәяхәт

Нажмите, чтобы узнать подробности

«Путешествие в страну сказок» — это популярный формат детского досуга, который помогает в увлекательной форме закрепить знания о прочитанных историях, развить речь, память и воображение. Сценарий можно адаптировать для разных возрастов — от малышей до старших дошкольников.«Путешествие в страну сказок» — это популярный формат детского досуга, который помогает в увлекательной форме закрепить знания о прочитанных историях, развить речь, память и воображение. Сценарий можно адаптировать для разных возрастов — от малышей до старших дошкольников.

Просмотр содержимого документа
«Табышмаклар иленә сәяхәт»

Тема: “Табышмаклар иле”нә сәяхәт.

Максат: 1. Укучыларда табышмаклар белән кызыксынуны арттыру.

2. Татар халык иҗатына мәхәббәт уяту.

3. Уйлау сәләтләрен үстерү.

Исәнмесез, укучылар, без бүген сезнең белән “Табышмаклар иле”нә сәяхәткә чыгарбыз. Моның өчен ике командага бүленерсез.

Командалар “Табышмаклар иле” буйлап бер-берсенә ярдәмләшеп һәм үзара ярашып сәяхәт итәрләр. Ә “Табышмаклар иле”нә бару өчен, табышмакларның җавапларын табарга тиешсез. Мин сезгә түгәрәкләр биреп барырмын һәм дәрес ахрында кайсы команда түгәрәкләрне күп җыя, шул җиңүче була.

  1. Агач түгел – яфраклы

Тун түгел – тегелгән,

Кеше түгел – сөйли.(китап)



  1. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була?(көз)



  1. Зур гәүдәле, бик көчле

Ике зур казык тешле.

Торган җире – җылы ил.

Бу – олы колаклы ... (фил)





  1. Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы,каен, имән

Кардан чикмән кигән

Бу кайчан булган?(кыш)



Укучылар, сез табышмакларның җавапларын дөрес таптыгыз. Менә без “Табышмаклар иле”нә килеп тә җиттек. Анда бик күп урамнар бар икән. Нинди урамнар икән ул?

  1. Җәен иртәрәк уяна,

Кышын иртәрәк югала.

Нәрсә ул?(кояш)



  1. Кызыл икән, ал икән,

Яшел икән,сары икән,

Кеше йөрмәс, атлы үлмәс

Шундый күпер бар икән.(салават күпере)



“Кояш”, “Салават күпере” урамнарыннан башка тагын ике урам да бар. Әйдәгез эле аларга исем бирик.

Тактадагы шакмакларда язылган хәрефләр ярдәмендә табышмакның җавабы, урамның исеме булачак сүзне укып була. Хәрефләрнең эзлеклелеген уклар күрсәтеп тора.





Үзе ялтырый

Үзе калтырый.(йолдыз)



Көне-төне эшли.(йөрәк)



Димәк, “Табышмаклар иле”ндә “Йолдыз” һәм “Йөрәк” урамнары да бар икән.



Балалар, без юлыбызны дәвам иттерәбез. Безне алда Айзирәк исемле кыз көтә икән. Аны үтми торып без башкалага керә алмыйбыз. Әйдәгез, карыйк эле , ниләр бар икән анда?



Айзирәк: Мин әзерләдем дуслар,

Сезгә бик күп табышмак.

Кайсы төркем үз җавабын

Әйтер икән тизрәк.



  1. Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый. китә очып,

Я кала җирдә посып.(күбәләк)









  1. Башы тарак

Койрыгы урак,

Кычкырта быргысын,

Уята барысын.(әтәч)

  1. “Алма!” - дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?(алма)



  1. Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(гөмбә)



  1. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар.(суган)



  1. Сорыдыр төсе,

Үткендер күзе,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли.(бүре)



Балалар, бик озак бардык.Әйдәгез, “Йолдызчык” кафесына кереп, бераз ял итеп алыйк. Укучылар үзләренең концерт номерларын башкалар.

Балалар, без ял итеп, көч тупладык һәм юлыбызны дәвам иттерәбез. Инде “Табышмаклар иле” нең башкаласына килеп җиттек. Ләкин без әле анда керә алмыйбыз. Капкаларны ача торган “Алтын ачкыч”ны табарга кирәк.



Келтә-келтә койрыгым

Селти-селти барамын.

Кетәкләргә кереп мин

Тавык-чебеш аламын.(төлке)



Аяксыз-кулсыз

Мең кат кигән.(кәбестә)



Үсә койма буенда,

Гел чагудыр уенда

Уты да юк – яндыра,

Корт чаккан эз калдыра.(кычыткан)



Йоры, түгәрәк

Йомшак сары йомгак,

Йөгереп йөри чирәмдә.(чеби)



Нәкъ унике күзем бар,

Сиңа әйтер сүзем бар.

Колагымны бор гына,

Уятырмын тор гына.(сәгать)





Аны күрмисең дә,

Ансыз күрмисең дә.(күзләр)



Укучылар, хәзер мин сезгә рәсемнәр (куян белән керпе) күрсәтәм. Сез ул рәсемнәрдән табышмаклар уйларга тиешсез. Кем күбрәк уйлый, шуңа күбрәк очко языла.



Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым” диеп йөртә.



Энәле бүрек бара,

Тота алсаң, тотып кара.



Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

Соры үзе, кылый күзе,

Эзен чуалта.

Бер күзен йомып,

Йокларга ята.



Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Сары тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

Энәсе бар, ә тегә алмый.



Укучылар, без “Алтын ачкыч”ның кайда булуын белдек. “Табышмаклар иле”нең башкаласына керү өчен ишекләр ачык. Авыр һәм катлаулы юлны барыгыз да яхшы үтте. Инде кайсы команданың сәяхәттә ничек катнашуын ачыклыйк. Хәзер һәр командадан түгәрәкләрне саныйбыз һәм урыннар билгелибез.

Укучылар, шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам. Сау булыгыз!