Тема: Әдәбият дәресләрендә мативацияләү ысулын куллану.
Максат: Әдәбият дәресләрендә мативацияләү ысулын тәкъдим итү.
Бурычлар: 1. Мотивацияләү төшенчәсенә турыдан – туры күрсәтеп һәм сөйләү аша аңлатма бирү, мотивацияләүнең уңай алымнарын тәкъдим итү;
Мотивацияләүне дәреснең һәр этабында да куллану мөмкинлеген күрсәтү.
Мастер – класс барышы.
− Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары! Бүгенге мастер-класста сезне күрүгә мин шат.
−
Теманы ачыклау:
- Һәркөн чираттагы дәрес эшкәртмәсен төзегәндә, без үз-үзебезгә шундый сораулар куябыз:
СЛАЙД
-Дәреснең максатларын ничек билгеләргә һәм ничек ул максатларга ирешергә?
-Балалар эшчәнлеген һәм үз эшчәнлегемне ничек оештырырга?
-Ничек итеп укучыларның уку,танып – белү мотивациясен активлаштырырга?
Шулардан чыгып, бүгенге мастер – классның максатын билгелим:
СЛАЙД
Әдәбияты дәресендә мотивацияләү ысулын тәкъдим итү
Бурычлар:
Мотивацияләү төшенчәсенә турыдан – туры күрсәтеп һәм сөйләү аша аңлатма бирү, мотивацияләүнең уңай алымнарын тәкъдим итү;
Мотивацияләүне дәреснең һәр этабында да куллану мөмкинлеген күрсәтү.
-Һәрберебез белә: дәрестә укучыларның танып – белү эшчәнлеге оешсын өчен, дәресне “кабызып җибәрергә “ кирәк. Дәрестә башкарыласы һәр эшнең укучыны кузгатып җибәрә алырлык мотивы һәм максаты булырга тиеш. Дәрестә һәр балага үз урынын табарга мөмкинлек бирә торган үз сәләтләрен ача алырлык мохит тудырырга кирәк.
“Мин моны белмим”, “Бу миңа аңлашылмый”дигән укучыда нәкъ менә “Мин бит боларны белергә телим” дигән уйны һәм эчке импульсларны уятып җибәрә торган булсын.
СЛАЙД
Нәрсә соң ул мотив? Бу сорауга җавап бирү өчен мотив сүзенең нәрсә аңлатканына тукталыйк. Мотив-ул ниндидер теләкне тормышка ашыру өчен тудырылган шарт.
Инде төшенә башлагансыздыр, минем мастер-классның темасы: Әдәбият дәресендә мотивацияләү ысулын куллану.
СЛАЙД
Өч төркемгә бүленеп утырыйк. Ә хәзер, үзегезне редактор, рәссам һәм артист итеп күз алдына китерегез.
1 төркем- редакторлар итеп билгелик.
2 төркем-рәссамнар
3 нче төркем – артистлар.
-Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылыткан гына. Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле. Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык. Җылылык тоясызмы? Мин дә сезгә буген шушы экрандагы кояш аша үземнең җылылыгымны өләшәм. Шушы җылылык сезнең һәм безнең арада дәрес буе саклансын.
Бүгенге мастер класс кешеләрнең төп сыйфатына бәйләнгән. Ә ниниди сыйфат ул ? Бу турыда сез үзегез әйтерсез. 1. Алларыгызда төрле төстәге шакмакларга хәрефләр язылган, шул хәрефләрдән сүз төзеп карагыз әле. Нинди сүз килеп чыкты? ЯХШЫЛЫК . Нәрсә соң ул яхшылык? (Укытучыларның фикере)
Хәзер Резеда Валиеваның “Туган көндә” хикәясен искә төшереп китик. Ихтибар белән текстны тыңлыйбыз.
СЛАЙД
Текст өстендә эш.
Һәр төркем алдында текст. Текстның эчтәлеген ачыклау өчен төркемнәргә биремнәр бирелә.
Редакторлар, рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне табып билгелисез.
Ә рәссамнар өстәлдәге сүрәтләр ярдәмендә хикәянең эчтәлеген ачыклап күрсәтерсез. Сез бу хикәяне ничек күзаллыйсыз? Рәсемнәрдәге табигать күренешләре ярдәмендә әсәрнең эчтәлеген ничек ачар идегез?
Өченче төркем, артистлар, сез ничек уйлыйсыз, Фәридәнең туган көнен уздырырлар микән? Моның өчен Фәридәгә нишләргә кирәк? Т
екстны ничек итеп тәмамлар идегез? Аның дәвамы нинди булыр? Фикер алыша торыгыз.
Минемчә, төркемнәр әзер. Сүзне редакторларга бирик. (рәсемнәрне җөмләләргә тәнгәл китерү).
-Рәссамнар, сезне тыңлыйбыз.
(Рәсемнәр ярдәмендә текстның эчтәлеген сөйләтү).
Күренекле галим Риза Фәхреддин әйткәнчә “Укытучыны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый: ул – артист та, шагыйрь дә, язучы да... “
Әйдәгез без дә артистлык сәләтебезне күрсәтик. (Әнием, гафу ит мине. Мин ялгыштым. Башкача мондый сүз сөйләмәсмен. Әбием, мин сине ярата. Туган көнемдә өстәлнең төрендә булырсың. Башка мин сезне мондый сүзләр белән борчымасмын, рәнҗетмәсмен).
Ә сез Фәридәгә нинди киңәш бирер идегез?
Татар халкы кешеләргә киңәш биргәндә бик матур мәкаль –әйтемнәр кулланган. Әби-бабайларга, гомумән өлкәннәргә хөрмәт турында бик матур мәкаль –әйтемнәр бар.
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт.
Әйдәгез без дэ Фәридәгә үзебезнең теләкләребезне мәкальләр кулланып җиткерик әле. Моның өчен мин сезгә пазл җыю уенын тәкъдим итәм. Сезнең каршыгызда яшел конвертлар бар. Шул конвертлардагы пазлларны дөрес җыйсагыз, сез өлкәннәр турында мәкальләрне укырсыз. Әйдәгез, эшкә керештек.
Олылысаң олыны-олыларлар үзеңне.
Атаңнан олы кеше белән уйнап һәм тупас итеп сөйләшмә.
Кешенең асылы ягымлы теленнән билгеле.
Мондый матур теләкләрдән соң Фәридә һичшиксез үзенең гаебен таныр, әбисен табын түренә утыртып, Туган көнен бәйрәм итәр дигән теләктә калыйк.
НӘТИҖӘ ЯСАУ:
- Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели? (Кешенең тышкы матурлыгына гына түгел, эшке матурлыкны күрә белергә кирәклеген әйтә).
Димәк, кеше уңай яки тискәре генә була алмый икән. Безнең һәрберебездә бу сыйфатның икесе дә бар. Бары тик шул сыйфатның яхшысын үстерә белергә, ә начар гадәтләрдән тыелеп торырга өйрәнергә кирәк икән.
Бүләк әзерләү.
- Ә хәзер мин сезгә Фәридәнең дәү әнисе өчен чәчәк бәйләме җыярга тәкъдим итәм.
Укучылар, сезнең алдыгызда ал һәм сары төстәге чәчәкләр бар. Без шушы чәчәкләр ярдәмендә тактадагы кәрзинебезне тутырыйк та, Фәридәнең әбисенә бүләк ясыйк. Ләкин төсләрне шушы критерийлар ярдәмендә сайлагыз.
Критерийлар:
1) Дәрес миңа ошады - Кызыл чәчәк (5)
2) Дәрестә аңламаган сорауларым калды – Сары чәчәк (4)
(Укучылар чәчәк рәсемнәрен тактага алдан ясаган кәрзингә беркетәләр).
–Бүләк булды.
-Бүген мастер-классны бер-беребезгә җылылык бүләк итешеп башлаган идек. Үзегезнең матур җавапларыгыз, бер-берегезгә булган игътибарыгыз, ярдәм итешеп эшләвегез белән сез бу җылылыкны тагы да арттырдыгыз, минемчә. Шушы салкын көзге көндә бу җылылык Сезне көн дәвамында җылытып торсын дигән теләктә мин мастер классымны тәмамлыйм.